Татар мәдәнияте һәм көнкүреше музее
Иҗат тарихы
Музейга нигез салучылар булып Хучашев Рөстәм Абдуллович Һәм Маннанов Айрат Акдасович тора.
Татар мәдәнияте һәм көнкүреше интерактив музее татар иҗтимагый оешмаларының битараф булмаган әгъзалары көче белән 2018 елның 12 гыйнварыннан төзелә башлады. 2018 елның 26 февралендә музей Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисе Василий Габделгаяз улы Шәйхразиевка тәкъдим ителде, ул Санкт-Петербургта Россия Федерациясенең Төньяк-Көнбатыш округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу кысаларында булды.
Музей экспозициясен үстерүдә һәм экспонатлар белән тутыруда Рөстәм Абдуллович Хучашев һәм Айрат Акдасович Маннанов катнашты. Тарихи яктан шулай килеп чыккан ки, музейга беркетелгән рәсми иҗтимагый оешма - «Файда «Татар мәдәни җәмгыяте» ТИО өчен юридик адресны Ломоносов районы Расколово авылында Абдульбәр Абдулхалик улы Алимов уртаклашып биргән.

Музей бүген
Музей экспозициясе борынгы сандыктан барлыкка килә, ике куллы пилаларны үткенләү кагыйдәләре Х.Х. Мулеев тарафыннан бүләк ителә, аннары үз көчләре белән мичне татар йортларындагы үрнәк буенча төзиләр. В.Г. Шәйхразиев музейга Казан Кремле панорамасының керамик картинасын бүләк итә. Аларның үрнәгенә борынгы гаиләләрдән булган күп кенә татарлар иярә, аларның ата-бабалары Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә революциягә кадәр үк урнашканнар. Алар музейга гаилә реликвияләрен тапшыра башлыйлар.
2021 елның җәендә үз көче белән музей бинасын реконструкцияләү һәм музей киңлеген модернизацияләү башкарылган, фонды яңартылган. Бүгенге көндә музей фондында 400 гә якын әйбер бар.
Музейның адресы
191123, Санкт-Петербург шәһәре, Потемкинская урамы, 2 нче йорт
Бәйләнеш
+7 (911) 004-10-24
faida-polza@mail.ru
Музейга экскурсиягә яки чара үткәрүгә язылу өчен күрсәтелгән телефон яки электрон адрес буенча мөрәҗәгать итегез
«Файда» эстрада-фольклор ансамбле
Ансамбль турында
«Файда» татар эстрада-фольклор ансамбле 2019 елда оешты, үзен якты, үзенчәлекле коллектив буларак танытты; заманча мәдәнияттә мөһим һәм ихтыяҗлы проект, милләтара чараларда даими катнашучы: Энколово, Тоснода татар-башкорт «Сабантуй» бәйрәме; чуваш «Акатуй» бәйрәме, «Музейда төн» акцияләрен үткәрүдә катнашты Россия этнография музеенда, Халыклар бердәмлеге көненә «Сәнгәт төнендә» катнашты.
Бик дуслус коллектив шулай ук Бөтенроссия, төбәк-ара һәм өлкә фестивале лауреаты булып тора: Ленинград өлкәсе халыкларының традицион язгы фестивале «Этновесна», милли мәдәниятләр фестивале «Олениннарда кунакта», фестиваль «Дуслык корабы», традицион өлкә милли мәдәниятләр фестивале «Дуслык территориясе» (Бөек Новгород шәһәре), татар биюләрен башкаручыларның төбәк-ара конкурсы «ШОМА БАС», бию «Апипа» конкурсы, «Этно стилендә» яшьләр фольклор фестивале.
«Файда» ансамбле шәһәрнең иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек итә, аларга чаралар үткәрү өчен концерт номерлары бирә.
«Файда» ансамбленең репертуары бай һәм төрле, халык һәм заманча татар җырларыннан тора, ел саен яңартыла. Елдан-ел үсә барган башкару осталыгы, уңышларга омтылу «Файда» коллективына зур биеклекләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Ансамбль ВКонтакте